Дәвештә урнашкан «Свияга+» ял үзәгендә «Куркынычсызлык лабораториясе» мобиль укыту комплексы белән балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча профилактик чара узды.
(9 июль, “Апастово-информ”).
Интерактив зонада алар белемнәрен арттырдылар. Пазллар җыю, башваткычлар, тетрис һәм танграммалар чишү, велосипедта һәм самокатта фигуралы йөрү буенча сыналдылар. Асфальтта рәсемнәр дә ясадылар. Һәр катнашучыга юл хәрәкәтендә яшь катнашучы дәфтәре, ә отрядларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уеннар җыелмасы тапшырылды.
Нет комментариев