Табар Черкене мәктәбе – “Шәпсани” бәйгесе җиңүчесе
Районда креатив чаналар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Шәпсани” бәйгесе быел өченче тапкыр оештырылды. Бәйге быел тагын да үзенчәлеклерәк узды. Катнашучылар да күп булды. Районның мәдәният оешмалары, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм төрле оешма коллективлары катнашты. Һәр чана зәвыклыгы итеп бизәлгән иде.
Креатив чаналар бәйгесенең нәтиҗәләре дә тантаналы төстә игълан ителде. Барлык катнашучылар район хакимиятенә чакырылып, хөрмәтләнде, Дипломнарга ия булды. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде. Бәйгенең беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган төп җиңүчеләренә Дипломнар һәм 15 мең сумлык, 10 мең сумлык һәм 5 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Нәтиҗәдә, беренче урынны Табар Черкене мәктәбе, икенче урынны Югары Ындырчы һәм Үтәмеш авыл клублары һәм өченче урынны район хастаханәсе коллективы яулады.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров барлык катнашучыларга изге теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев