Танай-Турай китапханәсенә өлкәннәр җыелды
Танай-Турай авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан кичә узды.
(11 октябрь, “Апастово-информ”).
Китап укучылар, өлкәннәр бәйрәм кичәсенә килеп, матур чыгышлар, изге теләкләр тыңлады. Алар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде.
“Бер күрешү – бер гомер диләр. Апалар рәхәтләнеп сөйләшеп, яшьлек хатирәләрен яңартты. Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов аларга изге теләкләрен җиткерде”, - дип хәбәр иттеләр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев