Татарстанда беренче карның кайчан төшәчәге билгеле булды
Район тормышы

Татарстанда беренче карның кайчан төшәчәге билгеле булды

Якындагы өч тәүлектә температура фоны нормадан бераз түбәнрәк булачак, беренче кар явачак.

(17 октябрь, «Апастово-информ»)



 

Бу хакта  Татарстан Гидрометүзәгенең метеопрогнозлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итә.

"16-18 октябрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы -3тән +5 градуска кадәр, ә көндез +5тән +12 градуска кадәр булыр дип көтелә. Бу көннәрдә урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда юеш кар явачак», – дип сөйли ул.
Безнең якларда беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эреп бетә. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята.

 


Нет комментариев