Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Тәүгелдедә зур дини чара узды

Тәүгелде авылы дини чараларны зурлап уздыра. Бу юлы да авылдашлар читтә яшәүче балаларын да җыеп зур бәйрәм ясады.

  (22 июль, “Апастово-информ”). 

  Тәүгелде авылы мәчете тирә-юне җылы сәламләү авазларына күмелде. Дини кичәдә бер-берсенә матур теләкләр җиткерелде, рәхмәт сүзләре, коръән сүрәләре, аятьләре, догалар яңгырады. Авыл халкы чалдырган корбан итләреннән аш һәм пылау пеште. Мул табын артында аннан бар да авыз итте.

Әлеге мәҗлестә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, дин әһелләре катнашты. Олысы-кечесе өстәл артында урын алды. Кунак булып данлыклы якташыбыз - Россия композиторлар берлеге һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Кәлимуллин да кайтты. 

“Мондый чаралар белән гореф-гадәтләр яңара һәм буыннан-буынга күчә. Киләчәк буын безнең белән бергә тәрбияләнсә, Илебезнең дә киләчәге якты һәм бәхетле булачак. Шундый матур мәҗлес оештырган өчен бик зур рәхмәт. Авылыгыз матур һәм бердәм”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин. 

Россия композиторлар берлеге һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин тамырлары белән Апас якларыннан. 

“Күңел туган якка гел тарта. Безнең тамырларыбыз Апас районыннан. Әтием – Югары Балтайда, әнием Тәүгелдедә туган. Районда туганнарыбыз да күп. Авылга гел кайта идек. Күп җирләр истә, хатирәләр яңара. Бүген күпме авылдашлар белән очраштым. Яшь буын да биредә катнаша. Тәрбияви чарага җыелдык. Без кая гына булып, нинди генә эшләр башкарсак та туган җиребез гел истә булырга тиеш”, - диде ул. 

Дини мәҗлестә “Апас” якташлык җәмгыяте кызлары да катнашты. Алар авыл тормышы өчен янып-көеп яшәүчеләргә җәмгыять исеменнән бүләкләр дә бирде. 

Балалар чыгышы, мөнәҗәтләр һәм дини эчтәлектәге җырлар белән танылган җырчы Ильяс Халиковның алып баруы һәм чыгышы күңелләргә хуш килде. 

Бәйрәмне оештыруда авылның имамы Галимҗан Сабиров зур тырышлык куйган. Шулай ук Әлфия Хади, мәдәният хезмәткәрләре, авылның уңган куллы апалары дини чараны уздыру өчен көчләрен кызганмаган. Аларга кат-кат рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев