Түбән Барышта туган көнен билгеләп үтүчеләр тавыш бирә һәм бүләк ала
Район тормышы

Түбән Барышта туган көнен билгеләп үтүчеләр тавыш бирә һәм бүләк ала

Түбән Барыш 894нче сайлау участогында сайлаулар оешкан төстә бара.

(14 сентябрь, “Апастово-информ).



Беренче булып, җиңел куллардан Габил абый Җәләлиев сайлады.
14 сентябрьдә үзләренең туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә хөрмәтләнде.
“Район хакимиятендә эшләүче Илсөя Низамова һәм игезәк кызларыбыз, медицина училищесында укучы кызларыбыз Рамилә һәм Камилә өчен бу көн икеләтә истәлекле. Аларны котлап, бүләкләр тапшырдык”, - диде мәдәният хезмәткәре Ләйсән Зарифуллина.
Тавыш бирергә гаиләләре, балалары белән килүчеләр дә бар. Алар “Гаилә белән сайлауга” бәйгесендә катнаша.


Нет комментариев