Тутай авылы китапханәсендә “Без тынычлык яклы, без терроризмга каршы” дип исемләнгән кисәтү чарасы узды.
(4 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Укучылар белән куркыныч хәлләргә юлыкканда үз-үзеңне саклау турында сөйләштек. Террорчылык белән көрәшү генә түгел, аны алдан кисәтү дә зарур икәнен белдек. Балалар белән уяулыкны югалтмаска, җаваплылыкны киметмәскә тиешбез дигән нәтиҗә ясадык. Шулай ук таныш түгел кешеләргә ышанмаска, аларны күргәндә тизрәк өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәклеген дә кисәттек”, - ди китапханәче Гөлшат Нургалиева.
Нет комментариев