Биеш авылында яшәүче Александр Васильев махсус хәрби операция башланган көннән бирле Ил иминлеге сагында. Хәрби зонага ул мобилизация буенча беренчеләрдән булып җибәрелә. Ул бүген кече сержант вазифасында взвод командиры урынбасары.
Александр Биеш авылының үрнәк, тырыш гаиләләрнең берсендә туып-үсә. Әти-әнисе кебек үк тыйнаклыгы, гадилеге белән аерылып тора. Биеш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Буа ветеринар техникумында һөнәр үзләштерә. Армия хезмәтендә хәрби бурычын үтәп кайткач, гаилә кора һәм тормыш итпәше Татьяна белән Казанга күчәләр. Биредә Саша көнкүреш техникасы сату компанияләренең берсендә эшли. Хәрби операция зонасына чакыру алуга, Александр һич тә икеләнми, Ил сагына басарга карар кыла.
-2022нче елның 26нчы сентябрендә чакыру алды. Башта Казанда ике ай дәвамында хәрби өйрәнүләр уздыдар. 2022нче елның 11нче ноябрендә юлга кузгалдылар. Киткәненә өч ел ярым вакыт узды инде. Шул көннән башлап күңелебез тыныч түгел. Уйламаган бер генә көнебез дә юк. Исән-саумы, тамаклары тукмы икән дип көне-төне борчылып торабыз. Нишләтәсең, илгә килгән сынау, сабыр итәргә, бирешмәскә тырышабыз. Улыбыз өчен куркып та, горурланып та яшибез, - дип сөйли әнисе Наталья Васильева.
Батыр, кыю райондашыбыз намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары һәм Оборона министрлыгының “Махсус хәрби операция катнашучысы”, шулай ук икенче дәрәҗә “Хәрби батырлыгы өчен” медальләре белән дә бүләкләнгән. Алгы сызыкта каты бәрелешләр вакытында хәрби бурычын үтәгәндә ике тапкыр яралануга дучар булган.
- Саша берничә мәртәбә кыска вакытлы ялда да булды. Чираттагысы нәкъ менә яралануы белән бәйле. Тернәкләнү узу өчен кайтарылган иде. Инде кабат озаттык үзен. Кайткач та берни сөйләмәде, бер дә зарланмады, шулай да әти-әни күңеле сизенә бит инде. Барысын да аңлыйбыз, артыгын сорап йөдәтмәдек. Аның өчен иң авыры - яу кырында иптәшләрен югалтуын гына белдерде. Хәзер дә җае чыкканда сөйләшеп, хәбәрләшеп торабыз. Бүген аны Казанда тормыш иптәше Татьяна көтә, безнең кебек борчылып изге догада тора. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга, райондашларыбызга да гуманитар ярдәмнәрдән өзмәүләре, махсус исемле посылкалар илтеп, кайгыртып торулары өчен зур рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, - ди батырның әти-әнисе.
Александр Васильев турында үзе укыган Биеш мәктәбе коллективы укытучылары да горурланып сөйли, җылы теләкләрен җиткерәләр.
-Саша бик уңган-булган, акыллы гаиләдә үсте. Дәү әтисе Петр Владимирович озак еллар мәктәптә дә, авыл Советында да эшләде. Бик тырыш кеше иде.
Аның тәрбиясе дә зур булды Сашага. Укучыбыз кечкенәдән үз иленең чын патриоты булып үсте. Спортта да алдынгы булды ул. Төрле спорт ярышларында активлыгы белән аерылып торды. Дуслары да күп аның. Ярдәмчел, акыллы, чиста күңелле егет ул. Күңеле якты булган кебек киләчәге дә якты булсын, тизрәк исән-имин кайтып, якыннарын да, безне дә сөендерсен иде, - диләр Биеш мәктәбе укытучылары.
Нет комментариев