Умартачылар “Үз агачыңны утырт” акциясенә кушылды
Районда “Үз агачыңны утырт” акциясе бара. Әлеге акция кысаларында, туган ягыбызны яшелләндерү эшләре башкарыла. Көзге агач утырту эшләренә өлкәннәр, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, умартачылар кушылды.
(25 октябрь, “Апастово-информ”).
Рамил Гатауллин җитәкчелегендә, 5 гектар күләмендәге "Умартачылар Аллеясы"нда да агач утырту өмәсе оештырылды.
“Бу өмәдә, Апасның үзеннән һәм тирә-як авыллардан җыелган умартачылар катнашты. Өмә икенче ел рәттән уздырыла, узган ел 100 төп каштан, күп кенә күләмдә кура җиләге утыртылган булса, быел 100 төп акация, 110 төп имән, 50 төп нарат утыртылды. Иренмәс умартачыларның тырышлыгы белән узган ел утырткан каштаннар бик матур итеп үсеп киләләр. Бу өмәдә катнашкан барлык умартачы егетләребезгә, районыбызның җитәкчеләре Айрат Җиһаншинга, Радик Гыйсмәтовка Урта Балтай урман питомнигы җитәкчесе Фиргат Каюмовка, Татарстан төбәкара берләшкән оешмасына, районыбызның умартачылар оешмасы җитәкчесе Рамил Гатауллинга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Апасның Черкен авылы борылышында калкып чыккан умартачылар аллеясына берничә елдан: "Безнең хезмәтебезнең җимеше" - дип сокланып карарга язсын, - ди Олы Бакырчы авылыннан Рәшит абый Гыйльметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев