Урта Балтай авылы волонтерлары махсус мазьлар әзерләгән
Урта Балтай авылы волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү эшен дәвам итә. Бу юлы алар мәдәният йортында табигый чыганаклардан яраларны төзәтергә ярдәм итүче махсус мазьлар әзерләгән.
Урта Балтай авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә яраланучылар өчен шифалы мазьлар ясаганнар. Волонтерлар табигый компонентлардан әзерләнгән бу мазьның егетләргә файдасы тиюен телиләр.
- Әлеге мазьлар суган, чистартылмаган көнбагыш мае һәм балавыздан ясала. Бу компонентлар бергә кушылып, яраларны тизрәк төзәтергә, тирене йомшартырга һәм инфекцияләрдән сакларга ярдәм итә. Тынычлыгыбызны саклаучы егетләргә файдасы тисен, шифасы булсын иде, – дип сөйли Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Аның сүзләренә караганда, мондый мазьларны ясаучылар әлегә күп түгел. Әмма табигый составлы бу чара кыр шартларында аеруча файдалы булырга мөмкин. Шушы шифалы мазь тәндәге сыдырылуларны, яки киселү кебек җәрәхәтләрне тизрәк төзәтеп җибәрергә ярдәм итәчәк.
-Мазь махсус рецепт буенча әзерләнә. Моның өчен башта чистартылмаган көнбагыш маена блендерда вакланган суган кушып кайнатыла. Әзер катнашма марля аша сөзелә. Аннан соң май кабат җылытыла һәм вакланган балавыз кушылып эретелә. Әзер мазь суынгач, махсус савытларга тутырыла, - дип эш тәртибе белән таныштырып үтте Урта Балтай авылы волонтеры Рузилә Хантимирова.
- Ярдәмнәрне авылдашыбыз, әфганчы “Щит отечества” оешмасы җитәкчесе Дамир Биктимеров аша җибәрдек. Авылдашларыбызның һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торуы безгә киләчәктә дә бергәләп эшләргә көч бирә. Һәрбер җибәргән әйбер, һәрбер бирелгән матди ярдәм - ул безнең егетләргә юлланган җылы карашыбыз, догабыз булып бара. Барлык ярдәмнәр исән-сау барып җитсен, егетләр әлеге мазьларның файдасын күрсен иде дип телибез. Кирәк булса, тагын ясап җибәрергә дә әзер. Игелекле эшләребезне дәвам итәчәкбез, - ди Лилия апа.
Урта Балтай волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшен даими алып бара. Алар кичләрен җыелалар да, бер көнне окоп шәмнәре ясыйлар, икенче көнне маскировка челтәрләре үрәләр, көннән-көн эшләрен киңәйтәләр, ярдәмнәрнең яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар.
Бу юлы шифалы мазьларны Лилия Җамалиева белән берлектә Рузилә Хантимирова һәм Рузия Садретдинова бергәләп әзерләгән. Волонтерлар, эшне бүлешеп, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышуларын әйтәләр.
- Чын күңелдән эшләнгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Егетләргә файдасы тисә, безнең өчен иң зур шатлык шул, - ди Рузия Садретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев