Урта Балтай авылы зиратын тәртипкә китерделәр
Урта Балтай авылы халкы бердәм булып изге өмәгә кушылды.
(5 май, “Апастово-информ”).
Урта Балтай авылы халкы бердәм булып зиратны тәртипкә китерде. Каберлекләрне чистартып, ауган агачларны кисеп, тирә-юнен җыештырып куйдылар.
“Зират - изге урын. Анда авылыбызда яшәүче һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Мәңгелек йортыбызны чистартып, җыештырып тору - һәрбебезнең изге бурычы. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Без дә мәрхүм булган авылдашларыбызны, якыннарыбызны онытмыйбыз”, - дип хәбәр итте өмә турында мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев