Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Урта Балтай авылында урнашкан 918нче номерлы сайлау участогында сайлаучыларның 60 проценттан артыгы тавыш биргән

Биредә халык аеруча активлык күрсәтә.

(14 сентябрь, “Апастово-информ”).



Урта Балтай авылының мәдәният йортында урнашкан 918нче номерлы сайлау участогында 368 сайлаучы теркәлгән. Биредә күтәренке бәйрәм рухы хакимлек итә. Сайлаучыларны җыр-моңнар белән каршы алалар, чәй табыны да әзерләнгән.
“Халык иртәдән үк күп килде. Сәгать унга барлык сайлаучыларның 61 проценттан артыгы тавыш бирергә өлгерде. Сайлаучылар үз тавышларын биргәннән соң кайнар чәйләр эчәләр. Гаилә белән килүчеләр фотоларга төшәләр. Барысы да бәйгедә катнашып машина оту теләге белән яна”, - ди сайлау комиссиясе рәисе Резедә Сибгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев