Урта Балтай һәйкәле тирә юне яңартылды
Уңган, тырыш авылдашлар һәйкәл янында өмә үткәрделәр
(5 май, “Апастово-информ”).
Әлеге һәйкәл Бөек җиңүнең 30 еллыгына төзелгән иде. Авыл халкы өмә оештырып, һәйкәлнең тирә-ягыннан агачларын кистеләр, буядылар, төзекләндерделәр.
“Үзеннән өлеш керткән, һәрбер ярдәм итүчегә олы рәхмәтемне җиткерәм. Бердәм булып, бергә эшләсәк кенә авылыбыз матур, чиста була. Һәйкәлләр - халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерүнең бер үрнәге булып тора. Алар киләчәк буынга ата-бабаларыбыз тарихын өйрәнү өчен бик мөһим. Яшь буын батырларыбыз, ветераннарыбыз хакында белеп үсәргә тиеш. Авыллардагы һәйкәлләрне кадерләп сакласак, төзекләндереп торсак, үткәннәр белән киләчәк арасында ныклы күпер булачак”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев