Василий Игнатьевич Аверьянов: “Ватанны һәм хезмәтне яратыгыз”
9 декабрь – Ватан геройлары көне уңаеннан, Янгелде авылында гомер итүче, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов котлаулар кабул итте.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Районда нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән дан һәм хөрмәт казанган Василий Игнатьевич Аверьянов янында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин булып, изге теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар, көнкүреше белән кызыксындылар.
Василий Аверьянов үз йортында, кызы тәрбиясендә гомер кичерә. Тиздән ул 89 яшьлек туган көнен каршылый.
“Бу тормышта һәркемгә имин тормышта, бәхетле булып яшәргә язсын. И-көннәребез тыныч булсын. Егетләребез дә исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар”, - ди аксакал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев