“Хәҗәр” тәрбия үзәгендә сәламәтлеге чикле райондашлар өчен очрашу узды
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне.
(3 декабрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова белдерүенчә, бүгенге көндә районда барлыгы сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле 2300 кеше яши. Шуларның 84е балалар. Кызганычка каршы, 50 райондашыбыз махсус коляска ярдәмендә генә хәрәкәтләнә ала, 70 райондашыбыз тормышның матур мизгелләрен урын өстендә генә уздырырга мәҗбүр.
Районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәрдаим игътибар үзәгендә тора. Ел саен районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аларның тормыш-көнкүрешләренә игътибарны юнәлтү максатыннан 1-10 декабрь инвалидлар декадасы кысаларында күп төрле чаралар уза.
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә сәламәтлеге чикле райондашларыбыз “Хәҗәр” тәрбия үзәгенә җылы очрашуга җыелды. Биредә аларны район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, үзәкнең җитәкчесе урынбасары Айназ Сафиуллин җылы каршы алып, биредәге эшчәнлек белән таныштырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның җылы сәламнәрен һәм изге теләкләрен ирештерде.
“Сез язмыш сынаулары алдында сынмыйча-сыгылмыйча, сабыр итеп, тормыштан матурлык, ямь табып һәм тирә-юньдәгеләргә түземлелек, рух ныклыгы үрнәге күрсәтеп яшисез. Сезгә ункөнлектә генә түгел, ел дәвамында игътибар, ярдәм, ихтирам күрсәтү безнең бурыч булып тора. Барыгызга да күңел күтәренкелеге, куанычлы көннәр телибез”, - диде Гөлүсә Галләмова. Ул шулай ук сәламәтлеге чикле райондашларыбызның көндәлек тормышларында ярдәм кулы сузучыларга олы рәхмәтен белдерде.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина бүгенге көндә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә хөкүмәт тарафыннан бик күп ярдәм чаралары күрсәтелү хакында белдерде.
Җылы очрашу мул сыйлы табыннар артында дәвам итте. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле райондашлар ихлас рәхмәт сүзләрен ирештереп, үзләренең көндәлек тормышта яратып башкарган шөгыльләрен дә күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев