Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста “Исламда гаилә – ике дөньяда да бәхеткә ия” дип исемләнгән дини-тәрбияви чара узды

Әлеге дини чара Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше” елына багышланган иде.

(15 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Әхлакый-тәрбияви чара чын мәгънәсендә бик матур дини бәйрәмгә әверелде. Бу уңайдан районыбыз зур кунаклар каршы алды. Алар арасында “Ярдәм” гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Россиянең җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хамадишин, “Ярдәм” фондының президенты Илһам Исмәгыйлев, Ульяновск өлкәсе татарларының милли лидеры, якташыбыз Рәмис Сафин, Казан Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка дин әһелләре бар иде.
  Бәйрәм чарасы Апасның “Хәҗәр” дини-әхлакый үзәге белән танышудан башланды. Биредә кунаклар балалар белән аралашты, аларның дини тәрбия гыйлем алулары белән танышты.
Бәйрәмнең икенче өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. Анда Ислам диненә якын булган “Халкыбызның милли-мәдәни мирасын торгызу, гореф-гадәтләрен саклау – безнең уртак бурыч” дигән темага күргәзмәләр оештырылган иде. Авыл клублары, балалар тарафыннан әзерләп киленгән үзенчәлекле, матур итеп, зәвык белән эшләнгән мәчет макетлары аеруча игътибарны җәлеп итте. Сәхнәдә Кеше ни өчен дөньяга килә? Яшәүнең мәгънәсе нидә?, Гаиләне ничек сакларга? Ислам динендә гаилә нинди булырга тиеш? Әти-әнинең балаларга, балаларның – әти-әниләргә карашы, аларның вазифалары нинди? Чыгышлар әлеге сорауларга җаваплар эзләү рәвешендә барды. Балаларның яттан догалар укуы аеруча сөендерде. Борынгы җырлар җырланды, мөнәҗәтләр көйләнде, вәгазьләр сөйләнде, ислам дине кануннары турында искә алынды.
  Дини чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов катнашты Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләп, райондагы дини тормыш хакында таныштырып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев