Хезмәт белән бизәлгән гомер
Сүзем - Аюкөйдергән авылында яшәүче, 3нче дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены иясе, Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зыятдинов Насыйх Гыйльфан улы турында. Насыйх абый бар гомерен туган авылына, туган төбәгенә багышлаган һәм туган җирендә матур тормыш юлы үткән үрнәк райондашларыбызның берсе ул.
Заманына хас булганча авыл балалары шофер булырга хыяллана. Насыйх абыйны да бу хыял читләп узмый. Шул елларда руль артына утыру үзе бер дәрәҗә санала. Шулай итеп, яшүсмер егет Тәтеш шәһәрендә шофер һөнәрен үзләштерә һәм туган авылында җиң сызганып эшкә керешә. Тик озак эшләргә өлгерми, ил алдындагы изге бурычын үтәр өчен, армия сафларына алына. Тәҗрибәсен дә нәкъ хәрби хезмәттә туплый ул. Берничә төрле машинада эшләргә туры килә аңа. Ул хезмәт иткән Пенза якларында шул елларда юлсызлык хөкем итә. Ә солдат-шоферга юлда тукталып калырга һич тә ярамый. Насыйх абый я солдатлар ташый, яки әрҗә тулы азык-төлек була. Беренче хезмәт сынавын ул әнә шулай Пенза юлларында үтә. Техниканы чиста, төзек тотканы, кыен очракларда каушап калмаганы өчен командирларыннан мактау сүзләрен күп ишетә. Соңрак аны гарнизон начальнигы үзенә шофер итеп ала. Өч еллык солдат хезмәте әнә шулай үтеп китә.
Авылга кайткач та, Насыйх абый җиң сызганып эшен дәвам итә. Алтын куллы шофер нинди генә техникага утырмасын, һәрберсенең җаен таба белә. Искеләрен яңарта, аларны кабат сүтеп-җыя, төзәтә. Колхоз рәисе дә күп кенә җаваплы эшләрне, ерак юлларга йөрүләрне аңа йөкли торган була.
Алдынгы шофер 45 ел эшләү дәверендә авылдашларының, райондашларының олы ихтирамын яулый. 1986нчы елда “Транспорт отличнигы” мактаулы исемгә дә лаек булган ул. СССРның өч көмеш медаль иясе, Апас районы, авыл Советы депутаты да булып тора, озак еллар районның мактау тактасыннан төшмәгән. Саный китсәң, мактау кәгазьләре дә, кыйммәтле бүләкләре дә җитәрлек.
-Хезмәтемне күрә дә, бәяли дә белделәр. Гомер буе макталып, данланып яшәдем. Шоферлар арасында алдынгылыкны бирмәдем. Мондый дәрәҗәле булуымда иптәшемнең дә өлеше зур. Мин көне-төне эштә булдым. Бар хуҗалык эшләре аның өстә иде. Балаларга да, әти-әнигә дә тәрбиясе зур булды аның. Миңа да гомер буе терәк, таяныч булды. Эштән кайнар ашы, ачык йөзе белән каршы алды, - ди Насыйх абый.
Насыйх абый һәм Гөлфизә апа Зыятдиновлар үз үрнәкләрендә тырыш, тәртипле өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә оныклары өчен дә өзелеп, аларның уңышларына сөенеп, тормышның кадерен белеп гомер кичерәләр.
Яше сиксәнгә җитсә дә, бирешми әле Насыйх абый. Шундый ук төз, җыйнак гәүдәле, хәрәкәтчән ул. Шат, күтәренке кәеф белән яши ул. Уттай янып торган күзләре дә - тормышка булган чиксез мәхәббәтен белдерә.
-Сабыр төбе - сары алтын. Төрле чаклар булды. Бар авырлыкны да бергәләп җиңдек. Тормыш сынауларын да бергә уздык. Тигезлектә, пар канатлы булып гомер көзенә атлау да - олы мәртәбә, - ди Насыйх абый үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев