Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рецептлар

Энҗе Камалова пешергән ипиләрне мактап-мактап ашыйлар

Апаста яшәүче Энҗе Камалова үзенең аш-суга, кул эшләренә осталыгы белән сокландыра.

(20 декабрь, «Апастово-информ»)



Һәр иртәне камыр куюдан башлый да, хезмәт җимешләренә шатланып, шәп кәеф белән эшкә китә.
Энҗе 33 елдан бирле “Кояшкай” балалар бакчасында эшли. Кече тәрбияче буларак, биредә дә чисталык-пөхтәлек булдыруга зур өлеш кертә. Сабый күңелен аңлап, аларга да игътибарлы, кайгыртучан булырга тырыша.
Төрле ипиләр, өчпочмак, өлеш, юкалар күпереп пешә. Токмач һәм кыстыбый тышлары да сыйфаты белән сокландыра, чәк-чәк, бавырсаклар авызда эри. Төрле кабымлыклар ясап, тиз генә өстәлен дә бизәп куя. Якыннары аларга тәмле ризыклар белән сыйланасын белеп килә. Урам яктан ук, борынны кытыклап, тәмле исләр каршы ала.
Ипине оеткы белән чүпрәсез, шикәр комы салмыйча пешерә ул. Берничә төрен өйрәнгән. Эченә орлыклар да сала. Зурлыклары да төрлечә. Табалары да, кабару өчен савытлары да кул астында гына тора. “Бородинский”, “Селяночка”, “Дарницкий” һәм башкаларны мактап-мактап ашыйлар.

«Ипине пешерергә бик озак өйрәндем. Ясап куям, чыкмый, ясап пешерегә тыгам, күпереп китми. Рецептларын үзгәртеп, интернетлардан карап, барыбер хыялыма ирештем. 1,5 елдан соң гына үзем теләгәнчә пешә башлады. Хәзер инде ипи пешерүнең бер кыенлыгы да юк. Мин үземнекенә ирешергә тырыштым. Беркайчан да ярты юлда, азагына җитмичә туктамыйм. Әнә шундый үҗәтлегем дә бар. Кибеттән ипи сатып алмыйбыз», - ди Энҗе елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев