Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда маммография һәм флюорография күчмә комплекслары эшли
“Тәгәрмәчле” тикшерү комплекслары һәр авыл җирлегенә киләчәк.
-
Холестеринны киметүнең бик гади ысулын беләсезме?
Сез дә бу ысулны сынап карагыз әле.
-
Хәл кертә торган төнәтмә РЕЦЕПТЫ
Язгы хәлсезлектән гөлҗимеш, кычыткан, тукранбаш төнәтмәсе эчәргә була. Суган, сарымсак ашау, балан суы эчү дә файдалы. Витамин җитмәүдән чәч сынса яки коела башласа, чәчне югач, төбенә кычыткан суы тидерү дә шифалы. Иммунитетны ныгыта торган төнәтмәләр дә эчсәң була.
-
Ни өчен көн саен бер тырнак сарымсак ашарга кирәк?
Бер танышым бар минем. Гел сарымсак исе аңкып тора үзеннән. «Кеше арасында болай йөрү килешеп бетми инде», – дип әйтеп тә караганым бар. Кулын гына селти. «Аның каравы минем салкын тиеп авырганым юк», – дип кенә җавап бирә. Дөрес әйтә инде анысы. Балачакта сарымсакны әти-әниләр төп дару итеп кулланалар иде. Салкын тисә дә, теш сызласа да… Ә хәзер исе килә дип без аны авызга алырга да куркабыз. Шулай да сарымсак нинди көчкә ия икән соң ул?
-
Күз авыртканда укроп булыша
Укроп күңел болганганда булыша.
-
Апаста Донорлар көне узды
Район үзәк хастаханәсендә Донорлар көне узды.
-
Ангинадан ничек котылырга?
Тамак авырта! Вируслы авырулар баш калкыткан чорда бу сүзләрне аеруча еш ишетергә туры килә. Араларында иң еш очрый торганы – ангина. Ул башка төр тамак авыруларыннан нәрсәсе белән аерыла? Ангинаны алдан кисәтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?
-
Район үзәк хастаханәсе яңа машиналы булды
“Казан-Экспо” үзәгендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.
-
Казанда катлаулы операция ясауда якташыбыз Рәшит Байбиков катнашкан
Казанда беренче тапкыр балага бөер күчереп утыртканнар.
-
«150 тапкырга артты»: Татарстанда кызамык һәм бума ютәл тарала
2023 елда Татарстанда кызамык йоктыручылар 150 тапкыр, ә бума ютәл белән авыручылар 137 тапкыр арткан. Бу хакта гомумреспублика ата-аналар җыелышында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
-
Хәзер зыянлы, имеш...
Шуны ашап үстек, бер зыянын да күрмәдек.
-
Ютәлдән тиз генә котылу сере бар!
Укучыбыздан шундый хат килде. Сез дә сынап карагыз!
-
Район табиблары тотрыксыз һава торышы шартларында сәламәтеккә игътибар булырга киңәш итә
“Мондый һава торышы өлкәннәргә генә түгел, хәтта балаларга да тәэсир итәргә мөмкин. Метеосизгер кешеләрнең мондый көннәр сәламәтлегенә җитди зыян салырга, хәтта гомерләренә куркыныч янарга мөмкин”, - дип кисәтә табиблар.
-
Мандаринның кабыгын ташламагыз!
Мандаринда - дәва!
-
Кемнәргә хөрмә ашарга ярамый?
Диетолог Анжелика Дюваль сүзләренә караганда, хөрмәдә күптөрле минераллар, шул испәтән А,В, һәм С витаминнары бар.