Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Район хастаханәсендә никотинлы продукция куллануны кисәтү атналыгы уза

Бу чараның максаты: өлкәннәр арасында да, үсмерләр арасында да тәмәке куллану дәрәҗәсен киметү.

(8 декабрь, “Апастово-информ”).



Соңгы елларда тәмәке тарту белән беррәттән никотинлы башка продукция: вейплар, электрон сигаретлар, тәмәке җылыту продуктлары, кальяннар һәм башка продукция куллану арту күзәтелә.
Табиблар никотинлы барлык продукция сәламәтлеккә зур зыян китерүе хакында искәртә.
“Никотинлы продукция организмга тәмәке эшләнмәләре кебек үк зыян китерә, ә аларның зарарсызлыгы – ялган мәгълүмат. Вейплар һәм электрон сигаретларның организмга тискәре йогынты ясый. Акыл һәм физик үсешне тоткарлый, репродуктив сәламәтлек өчен куркыныч тудыра, йөрәк тибешенең даими ешаюы күзәтелә, йөрәк авырулары китереп чыгара, үзәк нерв системасын һәм баш мие эшчәнлеген какшата, хәтер начарая, вак моторика һәм хәрәкәт координациясе бозыла, сулыш алу кыенлаша, озакка сузылган йөткерү һәм сулыш алу авырлыгын барлыкка китерә, ишетү һәм күрү сәләтен акрынлап киметә, онкология авырулары үсеше куркынычын арттыра. Тәмәке тартуны туктату үлем куркынычын 50% ка киметә”, - дип кисәтә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев