Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Үпкә рагыннан теркәлгән үлемнәрнең 80%ы тәмәке тарту белән бәйле

3 - 9 ноябрь район хастаханәсендә үпкә рагын профилактикалау атналыгы уза.

(5 ноябрь, “Апастово-информ”).



Үпкә рагы – яман шешнең иң киң таралган һәм куркыныч формасы, аңа бөтен дөньяда үлемнәрнең зур өлеше туры килә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча үпкә рагыннан елына 1,8 миллион кеше үлә. Башка яман шешләрдән аермалы буларак, ул күбесенчә экзоген (тышкы) характердагы авырулар исәбенә керә.
“Үпкә рагы үсеше куркынычы көненә 25тән артык тәмәке тартканда 3-4 тапкырга арта; икенчел яки «пассив» тәмәке тарту шулай ук үпкә яман шешен китереп чыгарырга сәләтле булуы исбатланган. Немец галимнәренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, төтенле урыннарда булу тәмәке тартмаучыларның үпкә рагы үсеше куркынычын 30%ка арттыра. Япон галимнәре мәгълүматлары буенча, ирләре көненә 14 тәмәкегә кадәр тарта торган хатын-кызларда үпкә рагы үсешенең чагыштырмача куркынычы 1,4 тәшкил итә, ә ирләр көненә 20дән артык тәмәке тартса – 2,0. Тәмәке тартучы ата-аналарның балалары лимфома барлыкка килү куркынычы югары, өстәвенә бу процесска ананың тәмәке тартуы зур йогынты ясый”, - дип кисәтә район табиблары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев