Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Деменцияне туктатырга мөмкинме?

1 сентябрьдән деменция авыруын кисәтү айлыгы башланып китте. Әлеге уңайдан, деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында, районның социаль яклау идарәсенең өлкәннәр тәрбия мәктәбендә тематик дәресләр узды.

(12 сентябрь, «Апастово-информ»)


 

- Еллар узган саен организмның табигый яшьтәге үзгәрешләре нәтиҗәсендә когнитив сәләтләр кими, бу хәтердә һәм игътибарда тискәре йогынты ясый. Баш мие функцияләрен тәэмин итү максатыннан, социаль хезмәткәрләр өйдә хезмәт күрсәтү хезмәтенең өлкән яшьтәге клиентлары өчен махсус чаралар оештыра. Бу башваткычлар чишү, пазллар җыю, иҗат, кул эшләре һәм төрле өстәл уеннары кебек хәтерне үстерү күнегүләрен башкаруны үз эченә ала, - ди социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина.

Тәрбияләү мәктәбендәге дәресләрдә социаль хезмәткәрләр баш миенең нейрон бәйләнешләрен ныгыту методикасын өйрәнделәр, шул исәптән бармак гимнастикасын, бер үк вакытта ике кул белән рәсем ясау, капстекинг һәм башка күнегүләрне дә кабатладылар. Игътибар һәм акыл сәләтләрен күнектерүгә юнәлдерелгән видеороликлар карадылар. Бу алымнар белгечләргә өлкәннәр белән эшләүдә кирәк булачак.

Район үзәк хастаханәсенең психолог-наркологы Рамилә Нургалиева сүзләренчә, деменциягә шикләнгәндә неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб консультациясе 65 яшьтән өлкәнрәк барлык кешеләргә елына ким дигәндә бер тапкыр тәкъдим ителгән.

- Деменция – җитди авыру, аның барышында кешенең акрынлап хәтере, акыл сәләте начарая, кеше вакытны дөрес тоймый, кешеләрне, әйберләрне танымый башлый. Хәтер югалу (озак вакытка да, кыска вакытка да булырга мөмкин), күптән түгел генә булган вакыйгаларны исенә төшерә, яңа мәгълүматны исендә калдыра алмау. вакыт һәм тирә-якта ориентирлашуны югалту, ниндидер яңалыкны беләсе килү теләге бетү авыруның беренче билгеләре. Деменция белән 65 яшьне узган – һәр тугызынчы, 80 яшьтән соң һәр унынчы кеше авырырга мөмкин. Кайвакыт билгеләр яшьрәк вакытта да күзәтелергә мөмкин. Картайган бөтен кеше дә деменция белән авыруга дучар түгел. Авыруга бирелүчәнлек факторлары булып түбән акыл активлыгы һәм дөрес тормыш рәвеше алып бармау, нәселдәнлек тора.  Статистика буенча, деменциядән күбрәк хатын-кызлар интегә, хатын-кызларның авыруны авыррак формада кичерүе дә билгеле, – ди ул.

Деменция ачыкланган хәлдә аны туктатырга мөмкинме? Бу сорау да күпләрне борчый. Кызганычка каршы, әле деменцияне туктата торган дару уйлап табылмаган, ләкин аны вакытында ачыклау һәм дәвалый башлау когнитив функцияләрне озаграк саклау мөмкинлеге бирә.

- Өлкән яшькә кадәр актив тормыш рәвеше алып барырга тырышыгыз. Симерү һәм диабет хәвефен киметү зарур. Спорт белән актив шөгыльләнү дә деменция үсеше хәвефен киметә. Физик активлык баш миен картаюдан саклаучы химик матдәләрне (нейромедиаторларны) арттыра. Гомумән, физик күнегүләр өлкәннәрдә йокысызлык проблемасын җиңәргә, борчылуларны киметергә булыша. Депрессиягә бирелү һәм деменция – өлкән яшьтә барлыкка килүче иң еш очрый торган авырулар. Бер яктан, деменциянең башлангыч чорында депрессив билгеләр күзәтелә башларга мөмкин. Икенче яктан, депрессия үзе игътибар, хәтер югалуга, когнитив тайпылышларга китерергә мөмкин, - ди Рамилә Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев