Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Район табиблары бу көннәрдә метеобәйле райондашларны аеруча игътибарлы булырга чакыра

Атна башында экстремаль югары атмосфера басымы көтелә.

(29 сентябрь, “Апастово-информ”).



Район табиблары 29 сентябрьдән атмосфера басымы күрсәткечләренең нормадан шактый артуы хакында искәртеп, киңәшләрен җиткерделәр.
“Атмосфера басымы күрсәткечләренең артуы тәэсирендә метеобәйле райондашлар баш авыртулары, гомуми хәлсезлек һәм сулыш алу кыенлыгы белән очрашырга мөмкин. Кан басымының кискен сикерешләренең сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы ихтимал. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авырулары, гипертония һәм сулыш органнарының хроник авырулары булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк, чөнки авыруларның кинәт кискенләшү куркынычы бар. Моның өчен биналарны даими җилләтергә, су эчү режимын сакларга һәм мөмкин булганча саф һавада ешрак булырга кирәк”, - дип киңәш итә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев