Иңнәрендә ак халат
Ябалак авылы кызы Тәнзилә Саранюкның иңнәренә ак халатын киеп, медицина өлкәсендә хезмәт юлын башлап җибәрүенә 33 ел вакыт узган. Шул көннәрдән бирле күпме райондашларга хезмәт күрсәткән, рәхмәт сүзләре ишеткән ул.
(12 сентябрь, «Апастово-информ»)
Тәнзилә Саранюк хезмәт юлын Каратун фельдшер-акушерлык пунктында башлап җибәргән. Биредә беренче тәҗрибәне туплап, 1992 елның җәендә район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә эшкә килә ул. Дежур медсестра булып билгеләнә.
-Хезмәтемне башлап җибәргән көннәр бүген генә кебек. Тәҗрибәле хезмәткәрләр янына килеп кердем. Алар мине тәвәккәл, батыр булырга, югалып калмаска өйрәттеләр, - ди Тәнзилә апа үзе.
Аннан соң район поликлиникасының инфекция кабинеты шәфкать туташы, район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге шәфкать туташы булып эшли. Хезмәтен җаваплы, төгәл башкара. 2019 елдан бүгенге көнгә кадәр хирургия бүлегендә шәфкать туташы ул. Нинди генә авырулар, чарасызлык алдында калган, төшенкелеккә бирелгән райондашлар белән дә очрашырга туры килми аңа.
- Эшемне бик яратам. Кешеләрнең терелүен, җәрәхәтләре төзәлә башлавын күрү рәхәтлек бирә. Тынгысыз төннәрдән, уыгычлы көннәрдән соң да бу һөнәрне сайлавым өчен үкенгәнем юк. Күп вакыт кешегә бер җылы сүз һәм якты йөзең дә җитә, - ди Тәнзилә Саранюк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев