Апаслылар гриппка каршы вакцина ясата
Район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Наталья Знатнова белдергәнчә, вакцинацияләү эше район үзәк хастаханәсенең прививка кабинетында һәм җирлекләрнең фельдшер-акушерлык пунктларында башкарыла.
(16 сентябрь, «Апастово-информ»)
Райондашлар эш көннәрендә 8.00-16.00 сәгатьләрдә (12.00-13.00 төшке ял) вакцина ясата ала.
-Грипп - бик куркыныч чир. Ул йөрәккә, үпкәгә, кан тамырларына, бөерләргә зур зыян салырга мөмкин. Нәтиҗәдә - инфаркт, инсульт алу ихтималы да бар. Әгәр дә, районда барлыгы 80 процент халык гриппка каршы вакцина ясатса, без аны быел да җиңеп чыгачакбыз.
Грипп чире йөткергәндә, төчкергәндә генә түгел, аралашканда да күчәргә мөмкин. Чиргә каршы вакцинаны елга бер тапкыр ясату мөһим. Аны 6 яшьтән алып, 60 яшьтән өлкәннәргә дә ясатырга ярый, - диде табибә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев