Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Апас чаңгы базасында студентлар арасында биатлон ярышлары узган

Ул быел Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгаруларына 35 ел тулу уңаеннан һәм Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә оештырылган.

(1 март, “Апастово-информ”).


Ярышлар тантаналы рәвештә башланып киткән. Барлык катнашучыларны һәм кунакларны аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов сәламләгән. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советының Апас район бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, чик сакчылары бердәмлеге оешмасы җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин студентларга матур ярышлар һәм гадел җиңүләр теләгәннәр.
Җиңү өчен көрәш бик киеренке барган. Һәр команда үзләренә бирелгән чакрымнарны җитез үтәргә, винтовкадан тиз һәм төз атарга тырышкан. Студентлар бик дулкынлансалар да, берсе дә бирешергә теләмәгән. Нәтиҗәдә, иң җитез өч команда җиңү яулаган. 221 төркемнең егетләр командасы (җит. А. Сафиуллин) беренче, 212 төркем командасы ( җит. Р. Хәбибуллин) икенче, 201 төркем (җит. А. Вафин) өченче урыннарны яулаган. Кызлар арасында беренче урында - Л. Узбекова, икенче урында - Д. Давыдова, өченче урында - М. Вәлиева.
Ярышларда егетләр-кызлар барысы да үзләрен җитез һәм көчле спортчылар итеп танытканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев