Апас футболчылары – беренче
Спорт

Апас футболчылары – беренче

Татарстан Республикасы Кубогына узган ярыш районыбыз футболчыларына уңыш китерде.

(3 апрель, “Апастово-информ”).


Футбол ярышлары Апасның универсаль спорт комплексында узды. Уеннар 2 көн дәвамында барды.


“Барлыгы 4 команда – Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Теләче һәм Апас районнарының иң яшь футболчылары көч сынашты. Нәтиҗәдә, районыбызның футбол командасы беренчелекне яулады. 2нче урынга Теләче районы, 3нче урынга Кама Тамагы футболчылары ия булды”, - дип хәбәр итте тренер Рөстәм Бикмөхәммәтов.


Районыбызның иң яшь футболчыларын җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.


Нет комментариев