Апас футболчылары җиңеп кайтты
Спорт

Апас футболчылары җиңеп кайтты

Кама Тамагы районында мини-футбол буенча ярышлар узды.

(6 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Мини-футбол ярышлары Яңа ел бәйрәмнәрендә ел саен оештырыла. Ярышларда Апасның ир-егетләр командасы да катнашты.

“Безнең егетләр сынатмады. Алар икенче урынны яулады. Ә бездә, Илнур Гайфуллин тренерлыгында футбол уйнау серләренә төшенгән Инсаф Габдериев “Иң яхшы һөҗүмче” исеменә лаек булды”, - дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.


Нет комментариев