Апас көрәшчеләре районара көрәш турнирында көч сынашкан
Кайбычта 2007 елда туган яшь көрәшчеләр арасында спорт мәктәбе призларына көрәш турниры узган.
(23 октябрь, “Апастово-информ”).
Көрәш турнирында яшь көрәшчеләр бил алышкан. Көрәшчеләр үзләренең осталыкларын, физик көчен һәм рухи ныклыгын күрсәтергә тырышканнар. Турнир көрәшче яшьләр арасында дуслык җепләрен ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга уңыш зур этәргеч булган. Апас егетләре матур көрәш алымнары күрсәткән.
Нәтиҗәдә, 32 килограммлы үлчәү категориясендә Юныс Хәбибуллин 2 урынны, Ислам Тимергалиев 3 урынны яулаган. 36 һәм 45 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында Әмир Рәвисов 3 урынга, Влад Петров 2 урынга, Нияз Низамиев өченче урынга ия булган. 50 килограммлы үлчәү категориясендә Тимур Федоров 2 урынга, Раяз Яруллин 3 урынга, 60 килограммлы үлчәү категориясендә Рөстәм Шәрәфетдинов 2 урынга, 65 килограммлы үлчәү категориясендә Дамир Закиров 1 урынга, Салават Сабирҗанов 2 урынга ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев