Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апас мәктәбе укучылары ГТО нормативлары тапшырды

Районда укучылар, урта һәм өлкән яшьтәгеләр арасында ГТО нормативларын тапшыру дәвам итә.

(7 декабрь, “Апастово-информ”).


Апас мәктәбе укучылары да спортның берничә төрендә сыналды. Алар ГТО тапшыру эшенә бердәм кушылдылар.

“ГТО нормативларын һәр коллектив үтә ала. Бары тик ГТО нормативлары буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамовка гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон – 89196994243“, – ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.

ГТО нормаларын тапшыру – физкультура һәм спортны пропагандалау ысулларының берсе.
“Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны популярлаштыру, милләтне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.
ГТО нормативлары 2014 нче елдан бирле алына. ГТО комплексын гамәлгә ашыру кысаларында яшьләре буенча 11 төркемдә сынауларның төрле төрләре буенча нормативлар үтәү каралган. Нормативлар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев