Апас өлкәннәре җитезлектә көч сынашты
Спорт

Апас өлкәннәре җитезлектә көч сынашты

“Дельфин” бассейнында өченче буын вәкилләре арасында йөзү ярышлары узды.

(3 октябрь, “Апастово-информ”).



Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узучы әлеге ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты.

Һәр елдагыча өлкәннәр актив катнашты. Җиңүчеләр бүләкләр алды. Ярышта катнашучы спорт ветераннары өчен чәй табыны оештырылды.

Чара бик җанлы һәм истәлекле узды.
Хатын-кызлар Венера Мөхәммәдова, Гөлсибә Бактикова, Гөлназ Миңнуллина җиңүче дип табылды.
Ир-атлар арасында: Рөстәм Миңнуллин, Рафаил Нәбиуллин, Рәшит Сөләйманов – иң җитезләр.


Нет комментариев