Апас Сабан туеның баш батыры – Раян Нургалиев
Спорт

Апас Сабан туеның баш батыры – Раян Нургалиев

Яшьләр арасында батыр – Азбаба авылыннан Камил Зыятдинов. Яшь көрәшче икенче ел рәттән Сабан туеның баш батыры булып танылды.

(7 июнь, “Апастово-информ”).

Көрәш быел да бик кызу һәм мавыктыргыч булды. Келәмдә иң көчлеләр бил алышты. Яшьләр янәшәсендә көрәш ветераннары да бар иде. Шулай ук Казан шәһәреннән дә бик күп яшь көрәшчеләр катнашты. Әмма беренче урынга һәм баш батырга район данын яклап, республикада көрәшеп йөргән спортчылар гына дәгъва кыла алды.

Сабан туеның баш батыры булып Чүрибураш егете Раян Нургалиев калды. Яшьләр арасында батыр – Азбаба авылыннан Камил Зыятдинов.

Ветераннар арасында кызу көрәш барды. Барлыгы дүрт ветеран көрәшче келәмдә яшьлекләрен искә алып, матур алымнар күрсәтте. Нәтиҗәдә,  өченче урынны Карабайдан Марат Макаров, икенче урынны Апастан Ранис Хәсәнов һәм беренче урынны Югары Балтайдан  Марсель Шәйхуллин яулады.

Җиңүчеләр төрле үлчәү категорияләрендә бил алышты. Һәр категориядә үз җиңүчеләре ачыкланды.

36 килограммдагы үлчәү категориясендә өченче урынга Апастан Азамат Сәлимуллин, икенче урынга Борнаштан Юныс Хәбибуллин, беренче урынга Чүрибураштан Ислам Тимергалиев лаек булды.

45 килограммдагы үлчәү категориясендә өченче урынны Чүрибураштан Рәзил  Яруллин, икенче урынны Апастан Владислав Петров, беренче урынны Чүрибураштан Тәүфикъ Азизов яулады.

50 килограммдагы үлчәү категориясендә өченче урынны Кызылтаудан Раил Садриев, икенче урынны Чүрибураштан Нияз Низамиев, беренче урынны Чүрибураштан Раяз Яруллин алды.

55 килограмдагы үлчәү категориясендә өченче урын иясе булып Танай-Турайдан Риназ Абдуллин, икенче урын иясе булып Ранил Иблиаминов, беренче урын иясе булып Апастан Айрат Нурмөхәммәтов танылды.

65 килограммдагы үлчәү категориясендә өченче урынны Иске Әнәледән Дамир Закиров, икенче урынны Биештән Инсаф Гыймадиев, беренче урынны Багыштан Динар Яковлев алды.

65 килограммдагы һәм аннан да югарырак үлчәү категориясендә җиңүчеләр: өченче урында – Шыйгайдан Айназ Сәмигуллин, икенче урында – Апастан Салават Сабирҗанов, беренче урында – Азбаба авылыннан Камил Зыятдинов.

65 килограммдагы үлчәү категориясендә  җиңүчеләр: өченче урында – Биештән Инсаф Гыймадиев, икенче урында – Казаннан Әнвәр Җаббаров, беренче урында – Чүрибураштан Илнар Яруллин.

75 килограммдагы үлчәү категориясендә өченче урынны Апастан Филүс Госманов, икенче урынны Апастан Камил Сафиуллин, беренче урынны Казаннан Инсаф Лотфуллин яулады.

85 килограммдагы үлчәү категориясендә җиңүчеләр – өченче урында Казаннан Шамил Исрафилов, Балтай авылыннан Булат Галимов, беренче урында – Апастан Рафаэль Хасанов.

85 килограммдагы һәм аннан да югарырак үлчәү категориясендә өченче урынга  Морзалар авылыннан Рамил Гатауллин, икенче урынга Казаннан Рамазан Садыйков, беренче урынга Чүрибураштан Раян Нургалиев. 

Югары Балтайдан көрәшче егет Булат Галимов Кошчылык фабрикасының махсус бүләген алды.


Нет комментариев