Апас теннисчылары районара ярышларда җиңү яулаган!
Буа шәһәрендә 2010-2012 һәм 2013 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча районара ярышлар узган.
(23 октябрь, “Апастово-информ”).
Ярышларда спорт мәктәбенең өстәл теннисы бүлегенә йөрүче балалар да катнашкан. Җиңүчеләр төрле категорияләр буенча билгеләнгән.
“2010-2012 елгы яшь категориясендә яшүсмерләр арасында Асилбәк Омонбоев беренче призлы урынны, кызлар арасында шулай ук Зилә Дәүләтшина 3 призлы урынны яулады. 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк яшь категориясендә беренче призлы урынны Самат Сәлахов алды. Өченче призлы урынга Самат Садыйков ия булды. Тамашачылар симпатиясе призына Рүзәл Әхмәров һәм Әнисә Гыйсмәтуллина лаек булды”, - дип уңышлары белән уртаклашты спорт мәктәбенең өстәл тениссы буенча тренер Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев