Спорт

“Апас” универсаль спорт залында Гаилә көне узды

Гаилә бәйрәме уңаеннан Апас мәктәбе укучылары әти-әниләре белән бергәләп, җитезлектә көч сынаштылар.

(17 май, “Апастово-информ”).



Бәйрәм “Безнең гаилә – спорт белән дус” девизы астында һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатларыннан үткәрелде.


Ярыш-уеннарда барлыгы алты гаилә катнашты. Алар өчен иң кызыклы конкурслар оештырылды.


“Күңелле стартлар”ны гөрләтеп кайттык әле. “Спортсмены в белом” командасы белән ярыштык. “Иң күңелле гаилә” исемен яуладык”, - дип уртаклаша Апас урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Зиннәтуллина социаль челтәрләр битендә.


Бәйрәм ярышы балаларның да, ата-аналарның да күңелләрендә якты хисләр калдырды.

Бу көнне райондашлар ГТО нормативларын да тапшырды. 


Нет комментариев