Апас волейболчылар район башлыгының Сертификатын алды
Спорт

Апас волейболчылар район башлыгының Сертификатын алды

“Апас” универсал спорт залында Раштуа бәйрәме уңаеннан волейбол ярышлары узды.

(7 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Ярышта хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары катнашты. 
Спортчыларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров тәбрикләде. Ул республика ярышларында җиңү яулаган ир-атлар волейбол командасына район башлыгының 100 мең сумлык Сертификатын тапшырды. 
“Безнең спорт дөньясында зур җиңү: ирләр җыелма командасы волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында беренче урынны яулады. Район башлыгы теләктәшлегендә әлеге төркемне бүләкләргә булдык. Командага 100 мең сумлык сертификат бирелә”, - диде районның яшьләр эше һәм спорт мәктәбе җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.


Нет комментариев