Апас волейболчылары – җиңү яулады
Буада Волейбол федерациясе президенты Кубогына ярышлар узды.
(29 май, “Апастово-информ”).
Ярышлар республикабызның авыл муниципаль районнары һәм җитештерү предприятиеләре арасында үткәрелде. Әлеге ярышларда районыбыз волейболчылары (тренер Дастан Абдуллаев) бик яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм беренче урынга лаек булды.
“Безнекеләр бик матур уеннар күрсәтте һәм җиңү алып кайтты. Алда аларны ярышларның финал өлеше көтә. Буа районы икенче, Саба районы командалары өченче урынны алды”, - дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев