Татарстан Республикасы беренчелегенә узган волейбол ярышларында Апас спорт мәктәбенең яшь спортчылары беренче урынны яулады.
(2 декабрь, “Апастово-информ”).
Аксубайда Татарстан беренчелегенә узган ярышларда 2010-2011нче елгы яшүсмерләр катнашкан. Бәйге 4 көн дәвам иткән. Ринат Шиәхмәтов шәкертләре барлык көндәшләрен җиңеп, районыбызга җиңү алып кайткан. Бу хакта Апас спорт мәктәбеннән хәбәр иттеләр.
Нет комментариев