Апаслылар Буадан җиңеп кайтты
Спорт

Апаслылар Буадан җиңеп кайтты

31 майдан 2 июньгә кадәр Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы авыл районнарының ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Чемпионат узды.

(5 июнь, “Апастово-информ”).
Әлеге чемпионатта Апас районыннан ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары катнашты.
“Алар уңышлы чыгыш ясап, финалга чыкты. Волейболчылар сентябрь аенда Сабада район данын яклаячаклар”, - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.


Нет комментариев