Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаслылар йөзү буенча җитезлекләрен сынады

Ярышлар “Район оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасы” кысаларында узды.

(14 апрель, “Апастово-информ”).



Апас “Дельфин” бассейнында йөзү буенча ярышлар оештырылды. Анда район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Хатын-кызлар 25 метр, ирләр 50 метр араны бик җитез үттеләр. Барлык йөзүчеләр ярышлардан күңел күтәренкелеге һәм онытылмаслык тәҗрибә алдылар.
Нәтиҗәдә хатын-кызлар арасында эчке эшәр бүлегеннән Алинә Бикмуллина беренче, район башкарма комитетыннан Ландыш Николаева икенче, үзәк хастаханәдән Инзилә Шәрәфуллина өченче урынны яулады.
Ирләр арасында эчке эшләр бүлегеннән Альмир Гайнетдинов беренче, үзәк хастаханәдән Радик Сөнгатуллин икенче, район башкарма комитетыннан Рамилә Имаметдинова өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев