Апаслылар җитезлекләрен суда сынады
Спорт

Апаслылар җитезлекләрен суда сынады

"Дельфин" бассейнында оешмалар арасында йөзү ярышлары узды.

(17 апрель, "Апастово-информ").


Ярышта хезмәт коллективлары актив катнашты.
"Спорт мәктәбе", электр челтәрләре, Апас урта мәктәбе, район үзәк хастаханәсе,
аграр көллият, финанс-бюджет палатасы, , Иске Йомралы мәктәбе һәм башкарма комитет командасы катнашты", - ди бассейнның җитәкчесе Айдар Хәйруллин.

Җиңүчеләр түбәндәгечә:

1. Спорт мәктәбе.
2. Район үзәк хастаханәсе.
3.Электр челтәрләре коллективы.

Ярыш нәтиҗәләре ГТО тапшыру нормативларына да санала.


Нет комментариев