Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаслылар “Россия чаңгы юлы - 2022” ярышларына кушылды

Бүген “Чаңгы базасы” каршында спорт бәйрәме узды.

(12 февраль, “Апастово-информ”). 


Ярышларда районыбыз оешмалары җитәкчеләре, мәктәп укучылары, кече яшьтәге балалар, өлкәннәр дә катнашты. 
Спорт чарасын район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде һәм һәр катнашучыга уңышлар теләде. 
Беренче булып стартка мәктәпкәчә яшьтәге балалар басты. Алардан соң башлангыч сыйныф укучылары үз җитезлекләрен сынап карады. Ярышлар кызганнан-кыза барды. Ул чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. 
Ярышларда район башлыгы үзе дә шәхсән үрнәк күрсәтеп, чаңгыга басты. 
“Быел кыш чаңгыда беренче тапкыр шуам. Бәйрәм шундый күңелле, матур бара. Барлык райондашларымны спорт белән шөгыльләнергә өндим. Үзебезнең сәламәтлегебезне тагын да ныгытыйк, баетыйк”, - диде җитәкче. 
Иң кече катнашучы - өч яшьлек Эмин Шиһаповка һәм иң өлкән чаңгычы - 81 яшьлек Фәридә Павловага “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Биредәге нәтиҗәләр ГТО нормалары булып та теркәлә. Чаңгы ярышы ГТОның кышкы төренә керә. Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов белдерде.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев