Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаслылар “Татарстан кроссы-2022” ярышларына кушылды

Районда “Татарстан кроссы-2022” җиңел атлетика ярышы узды.

(17 сентябрь, “Апастово-информ”).


Көннең янгырлы булуына карамастан, ярышта катнашучылар һәм финиш сызыгын уңышлы узучылар күп булды.
Биредә мәктәп командалары, җитәкчеләр, спорт ветераннары һәм район халкы катнашты. Балалар бакчасы нәниләре ярышка тагын да ямь өстәде. Ярышлар үзенчәлеклерәк төстә оештырылды. Спортчылар Яшьләр урамы, 1 йорт янына җыелып, Апас урамнары буйлап чапты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев барлык спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Җиңүчеләр Мактау грамоталарына лаек булды.
Эчке эшләр бүлеге, район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлеге хезмәткәрләре ярышларның имин узуына үз өлешен кертте. Аграр көллият коллективы спорт сөючеләрне тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйлады.
Бу хакта тулырак – “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев