Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Апаслылар «Тормышка 10000 адым» ясадылар

Районыбыз оешуның 95 еллыгы һәм «Татарстанда җәй» проекты кысаларында райондашлар ил күләмендә узучы акциягә кушылдылар.

(8 август, “Апастово-информ”).



Өлкән буын вәкилләре, Апас спорт мәктәбенең яшь спортчылары Табар елгасы яр буена җыелды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин акциядә катнашучыларны җылы сәламләп, теләкләрен җиткерде. Һәр көн саен 10000 адым атлауның сәламәтлек өчен файдалы булуы хакында әйтеп узды.
Биредә башта “Алтын алка” спорт мәктәбе гомуми зарядка үткәрде. Аннары “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре лекция рәвешендә тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны хакында сөйләделәр.
Шуннан соң, барысы бергәләп Апас урамнары буйлап тормыш һәм сәламәтлек өчен кирәк булган 10000 адым атладылар. Район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина акция барышында районыбызның тарихы, күренекле кешеләре турында сөйләп барды. Киләсе тукталыш Апас үзәк китапханәсендә булды. Биредә китапханәчеләр җәяү йөрүнең файдасы турында белешмәлекләр тараттылар . “Максат” өстәл теннисы үзәгендә – соңгы тукталыш иде. Акция бик күңелле һәм файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев