Апасның Боз сараенда яңа елда беренче хоккей уеннары узган
Спорт

Апасның Боз сараенда яңа елда беренче хоккей уеннары узган

Традицион хоккей ярышында «Алтын алка» яшүсмерләр командасы белән Апасның җыелма командасы егетләре очрашкан.

(4 гыйнвар, "Апастово-информ").



Хоккей ярышлары, гадәттәгечә, күтәренке рухта узган. Бозда "ут уйнап торган", җанатарларның шат авазлары яңгырап, хоккейчыларга көч биргән.
""Ут-уен" булды. Хоккейчылар сынатмады.Яшүсмерләр командасы да бирешмәде. Җыелма команда егетләре дә сер бирмәде. Осталык һәм тәҗрибә өстенлек итте. Нәтиҗәдә, Апасның ир-егетләр җыелма командасы 11:8 исәбе белән җиңде"- дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.


Нет комментариев