Апасның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җиңеп кайтты
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хезмәт биатлоны буенча чемпионат тәмамланды
Ул Казан шәһәре буенча Эчке Эшләр идарәсенең оператив бүлеге башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Мөбәрәкшин Марсель Наил улы һәм Саба районы буенча Эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы полиция капитаны Галиев Айсаф Айдар улы истәлегенә багышланды.
Эчке эшләр бүлекчәләреннән һәм структур бүлекчәләрдән полиция хезмәткәрләре шәхси һәм команда зачетларында ярыштылар. Чемпионат программасына ике утлы рубежлы кросс һәм командалы катнаш эстафета кергән иде.
Апас районы эчке эшләр бүлеге командасы да ярышта катнашты һәм өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев