Апасның футбол манежында Яңа елның беренче турниры узган
Футбол турнирында спорт мәктәбенә йөрүче футболчылар көч сынашкан.
(5 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Яңа елның беренче футбол турниры барлык футболчыларны җыйган. Егетләр дусларча уеннада көч сынашканнар, осталыкларын сынаганнар. Иң-иңнәр беренчелекне яулаган.
“Бүгенге көндә Апас спорт мәктәбенең футбол бүлегендә төрле яшьтәге 50 дән артык бала шөгыльләнә. Бик теләп йөриләр. Иң оста футболчылар Апас җыелма командасы составында район данын лаеклы яклыйлар. Уңышларыбыз да бар. Узган 2025 елда 2016нче елда туган яшь футболчы егетләр Аксубайда узган ярышларда Татарстан Республикасы Футбол Федерациясе Кубогына ия булдылар. Әлеге егетләр командасы Татарстан Беренчелегенә узган футбол ярышларының районара этабында икенче урынны яулап, финал уеннарында да үзләрен сынап карадылар. Футболчыларыбыз Яңа елда да сынатмаска, район данын лаеклы якларга сүз бирделәр. Районда шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур. Ябык футбол манежы эшләп тора. Ачык һавада уйнау өчен зур стадионыбыз бар. Рәхмәт, җитәкчеләргә”, - диләр тренерлар Рөстәм Бикмөхәммәтов һәм Илнур Гайфуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев