Буа районында район башлыгы Кубогына бокс буенча ачык турнир узды.
Анда Апас спорт мәктәбенең яшь боксчылары да катнашып, күркәм уңышлар белән кайтты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Әскәр Хәйретдинов, Әмир Алтынбаев беренче, Азат Алтынбаев һәм Ранил Мифтахов икенче урыннарга лаек булдылар.
Бу хакта яшь боксчыларның тренеры Данис Хәкимов хәбәр итте.
Нет комментариев