Апасның яшь футболчылары Татарстан Республикасы беренчелегенә узучы мини футбол ярышларының финал уеннарында катнашачак
Спорт мәктәбенең футбол бүлегендә шөгыльләнүче 2016нчы елгы егетләр Татарстан Республикасы беренчелегенә узучы мини футбол ярышларының районара үткән уеннарында уңышка ирештеләр.
(14 ноябрь, “Апастово-информ”).
Яшь футболчылар ике көн дәвамында Буа районында узган ярышларда нәтиҗәле уен күрсәткән иделәр. Апас футболчылары Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле һәм Батыр-2 (Буа-2) командаларын җиңеп, бары тик Батыр-1 (Буа-1) футболчыларыннан гына калышып, икенче урын иясе булдылар. Команда финал уеннарына да чакыру алды. Декабрь аенда алар район данын кабат республика күләмендә яклаячаклар.
Тренерлар Рөстәм Бикмөхәммәтов һәм Илнур Гайфуллин җитәкчелегендәге яшь футболчылар Рубин Бикмөхәммәтовка, Кәрим Сафиуллинга, Аскар Абдуллаевка, Ислам Шәяховка, Ислам Илаловка, Тимур Сафиуллинга һәм Инсаф Сафинга уңышлы уеннар телибез.
Апас спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнүче 2016нчы елгы егетләр командасы узган елгы уеннар сезонын да уңышлы төгәлләгән иделәр. Алар Аксубайда 2 көн дәвамында Татарстан Республикасы футбол Федерациясе Кубогына узган ярышларда тәүге тапкыр катнашып, беренче урынны яуладылар. Шулай ук “ИнноЛига” футбол турнирларында да уңышка ирештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев