Апасның яшь спортчылары Казанда заманча хоккей уйнау төре белән таныштылар
Спорт

Апасның яшь спортчылары Казанда заманча хоккей уйнау төре белән таныштылар

Апасның яшь спортчылары Казанда заманча хоккей уйнау төре белән таныштылар

(20 февраль, “Апастово-информ”).



Бу атнада Казанда “Киләчәк уеннары” башлана. 21 февральдә Татарстан башкаласы дөнья тарихында беренче тапкыр халыкара турнирны кабул итә.
“Әлеге уеннарның берсе - фиджитал-хоккей төре белән безнең балалар да танышты. Хоккейчылар башта компьютер аша уйныйлар, аннары чын мәйданчыкларга чыгалар. Яңача, заманча хоккей уены аларда зур кызыксыну уятты. Бик күңелле һәм файдалы сәфәр булды”, - дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин. Ул шулай ук фиджитал-хоккей һәм фиджитал-футбол уеннарын тиздән райныбызда да оештырылачагын белдерде. 


Нет комментариев