Апасның йөзү бассейнында район башлыгы призларына ярышлар узды
Йөзү белән шөгыльләнүче балалар осталыкларын, җитезлекләрен сынады.
(13 декабрь, «Апастово-информ»).
Ярышларда балалар төрле дистанцияләргә йөзеп, осталыкта көч сынашты. Иң җитез йөзүчеләр район башлыгының махсус бүләкләренә һәм Грамоталарына, медальләренә лаек булдылар.
Яшь йөзүчеләрне районның Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин һәм спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйрулллин сәламләп, удышлары белән тәбрик иттеләр. Әти-әниләр дә балалары өчен җан атып тордылар, уңышларына сөенеп, горурлык хисләре кичерделәр.
“Быел Апасның йөзү бассейнында район җитәкчелеге тарафыннан балалар өчен бик зур мөмкинлек тудырылды. Балалар 4 ай дәвамында Казан шәһәреннән махсус чакыру буенча килгән тренер-инструктор Дмитрий Дрожецкий кул астында шөгыльләнделәр. Йөзү осталыгын өйрәнделәр, нечкәлекләренә төшенделәр. Балалар бик теләп йөрделәр, әти-әниләр дә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бүгенге ярышларда балаларының беренче уңышларын да күрделәр”, - дип белдерде Апас спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев